news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике мәктәптә директорлар һәм җиде балалар бакчасында мөдирләр алышынды

Чаллы гимназияләренең берсенә Тукай районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе билгеләнде.

(Чаллы, 21 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда ике мәктәптә һәм җиде балалар бакчасында мөдирләр алышынды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына автошәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов сөйләде.

54нче гимназия директоры Илдус Галиев лаеклы ялга китте. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе итеп Тукай районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Рамил Исаев билгеләнде. 8нче мәктәп директоры Эльвира Крупнова үз теләге белән эштән китү турында гариза язган, аның вазифасына элек 1нче сәнгать мәктәбен җитәкләгән Лада Потапова билгеләнгән.

Харисов сүзләренчә, Чаллы балалар бакчаларында кадрлар алыштырылган. Мәктәпкәчә 5 учреждениедә мөдирләр пенсия чыкканнар.

Тагын ике балалар бакчасының җитәкчеләре рейтинг күрсәткечләре түбән булу аркасында үз вазифаларыннан киттеләр. Кадрлар 54нче һәм 29нчы балалар бакчасында алышынды.

“Бакча җитәкчеләр алмашынуы көтелми”, - диде Харисов.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100