news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә пассажир машинада кысылып калган

Юл һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә пассажир машинада кысылып калган
Валентин Кулагин

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә пассажир машинада кысылып калган.

Агентлыкның үз хәбәрчесе авария урыныннан «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә төнге унберләр тирәсендә шәһәрдән чыгу юлында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лексус» автомобиле юл чатында «Лада»га юл бирмәү сәбәпле авария китереп чыгарган һәм Россия машинасы тимер киртәгә килеп сыланган.

Нәтиҗәдә, «Лада» пассажиры машинада кысылып калган. Ир-атны салоннан чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килгән.

«Авариядә ике кеше – җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Авыр хәлдәге пассажирны хастаханәгә алып киттеләр», - дип искәртте агентлык хәбәрчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot