news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә бер бала зыян күргән

Төрле тән җәрәхәтләре алган биш яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә бер бала зыян күргән

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә биш яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, Автокаланың Тынычлык һәм Беляев проспектлары чатында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бер машинага шактый нык зыян килгән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтендә бер машинада утырып барган биш яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны җирле хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot