news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике эшче төзелә торган биек йорт өстеннән егылып төшкәннәр

шчеләр исән кала, әммә күп санлы сынулар, имгәнүләр, яралар белән аларны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып китәләр.

(Чаллы, 14 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда ике эшче төзелүче биек йорт өстеннән егылып төшкәннәр, дип яза җирле басма.

ГЭС бистәсендә бала тудыру йорты каршында "Домкор" компаниясе өч 15 катлы йорт җиткерә. Шуларның берсенең түбәсеннән ике төзүче җиргә егылып төшәләр. Эшчеләр исән кала, әммә күп санлы сынулар, имгәнүләр, яралар белән аларны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып китәләр. Берсенең хәле аеруча авыр, дип әйтәләр. Хәзер вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100