news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике бертуган мотоцикл урлаган өчен хөкем ителгән

Суд туганнарның һәрберсен бер елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

(Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәрендә, хуҗасының битенә баллоннан сыеклык сиптереп, мотоцикл урлаган ике бертуганга хөкем чыгарган, дип хәбәр итә шәһәр суды.

Чаллыда яшәүче 220 мең сумга мотоцикл сатуы турында белдерү биргән. Аны алырга ике бертуган теләк белдергән. Алар сатучы янына товарны карарга килгәннәр, мотоциклны ошатканнар. Сатып алучыларның берсе ике тәгәрмәчле транспортка утырып йөреп килергә рөхсәт сораган. Техника хуҗасы рөхсәт иткән. Сатып алучыларның берсе мотоциклга утырып киткәч, икенчесе техника турында сөйләшү башлаган.

Соңыннан ачыкланганча, бу игътибарны читкә юнәлтү өчен эшләнгән. Өлкән туган арттан сиздермичә килеп, урамның икенче ягына туктаган, аннары энесенә сигнал биргән. Тегесе кесәсеннән баллон чыгарган һәм сатучының битенә сиптергән. Сатучы күзен сөрткәндә, “ялган сатып алучы” мотоциклга абыйсы янына утырган һәм икәүләп җинаять урыныннан качканнар.

Суд мотоциклчыларны талауда гаепле дип тапкан һәм һәрберсен 1 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100