news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган

Җинаятьчеләр транспорт хуҗасының битенә газ сиптергән һәм мотоциклга утырып качып киткән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Мотоциклны Чаллы кешесе запас частьләрдән үзе җыйган була. 24 һәм 29 яшьлек егетләрне яшәгән урыннары буенча – Ульяновск өлкәсендә "кайнар эз"дән кулга алалар.

Кулдан җыелган мотоцикл сатылуы турындагы хәбәрне бертуганнар игъланнар сайты аша белә. Сатучы янына килгәч, алар анда йөреп килергә рөхсәт сорый. Бер әйләнеш ясагач, җинаятьчеләрнең берсе сатучының битенә газ сиптерә. Транспорт чарасының хуҗасы аңына килгән арада, алар җинаять урыныннан качып китә.

Егетләр үз гаебен таный. Мотоциклны хуҗасына кайтарып бирәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100