news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җиңү паркында боз шугалагы ясый башладылар

Быел шугалак чыршы янында түгел, ә фонтан тирәсендә булачак.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чаллы шәһәрендә халык өчен урамда боз шугалагы ясый башладылар. Ул узган ел кебек үк Җиңү паркында булачак. Ләкин  үткән ел шугалак Яңа ел чыршысы янында ясалган иде, ә хәзер андагы мәйданга өч миллион сумлык рулонлы газон җәелгән. Шунлыктан шугалак урыны парк үзәгенә, фонтан янына күчерелгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.

«Мәдәният һәм ял паркы» директоры Рим Сафиуллин сүзләренчә, бозлы мәйдан 40х20 метр зурлыкта булачак. Янәшәдә тимераяклар прокаты эшләячәк. Шугалакка керү түләүле, әмма һәркем керә алырлык бәядә булачак, дип ышандыра Рим Сафиуллин.

Моннан тыш, шәһәрнең Тукай урамы яр буенда да кышкы актив ял урыны оештырыла. Тәүбә мәчете янында да шугалак ясала, аның мәйданы 50х100 метр зурлыкта булачак. Биредә тимераяклар прокатын оештыру да күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100