news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды

Парадтан соң Мәңгелек утка чәчәкләр салынды

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Евгений Сироткин).  Бүген Чаллыда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Ватан-Ана" мемориалы янында тантаналы митинг һәм бәйрәм парады узды. Анда 1500дән артык кеше катнашты.

Бүген Бөек Җиңү хөрмәтенә Мәңгелек ут янында шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре, оешма җитәкчеләре кизү торды. Шул исәптән ТР икътисад министры Артем Здунов һәм Автокаланың башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

Митингтан соң бәйрәм парады узды, аннары Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Соңыннан шәһәр ветераннары һәм кунаклар "Төзүче" стадионына юнәлде. Анда ветераннарны солдат бокасы белән сыйладылар һәм бәйрәм концерт белән дәвам итте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot