news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән

«Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.

Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән
Чаллы Дәүләт автоинспекциясе

(Чаллы, 18 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән, берсе һәлак булган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә кич Тукай исемендәге яр буе урамында – Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә булган. «Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.

«Лада» автомобилендә 19 яшьлек йөртүче һәм 18 яшьлек пассажир кыз булган, 17 һәм 19 яшьлек ике егет, бензины бетү сәбәпле, машинаны этеп барган.

Машинаны этүчеләрнең берсе – 19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot