news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте

Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады.

(Тукай районы, 1 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте, дип яза җирле басма.

Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар, кызлар катнашты. Барысы бергә ярышларда 100дән артык спортчы, шул исәптән районның 16 мәктәбеннән укучылар җыелган иде.

Нәтиҗәдә командалар арасында Бәтке мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады, алар беренчелекне яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Яңа поселогы һәм Кнәз авылы мәктәпләре укучылары калды. 4х150 метрлы эстафетада пьедесталның баскычларына Бәтке, Биклән һәм Мусабай-Завод мәктәпләре спортчылары күтәрелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100