news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атадылар

Квалификациясе булмаган эшчеләр арасында урам җыештыручылар, йөкчеләр, склад эшчеләренә (һ.б.) ихтыяҗ зур.

(Чаллы, 18 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атадылар. 2017 елда эш бирүчеләр 35,5 мең вакансиягә гариза тапшырган, аларның шактый өлеше эшче белгечлекләренә туры килә. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, квалификацияле эшчеләр: слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, машина йөртүчеләр, шулай ук җайланма һәм машиналарга хезмәт күрсәтүчеләргә ихтыяҗ аеруча зур. Моннан тыш, сатучы, аш пешерүче, официант, кухня эшчеләрен дә колач җәеп көтәләр.

Квалификациясе булмаган эшчеләр арасында урам җыештыручылар, йөкчеләр, склад эшчеләренә, белгечләр һәм хезмәткәрләр арасында табиблар, инженерлар, укытучылар, хисапчылар, кассирлар, шулай ук участок полициясе вәкилләренә ихтыяҗ зур.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100