news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атадылар

Бүген Автокалада 1224 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атадылар
архив/Султан Исхаков

(Чаллы, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Буданова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган белгечлекләрне атады.

Бүгенге Чаллыда эш бирүчеләр механик җыю эшләре слесарьлары, ташчылар, слесарь-ремонтчылар, металл конструкция буенча хезмәткәрләр, экскаватор машинистлары һ.б. белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Дефицит һөнәр ияләренә аена 80-100 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр, шул ук вакытта, шәһәрдә уртача эш хакы 42 мең сум тәшкил итә.

Буданова искәрткәнчә, Чаллыда эшсезлек күрсәткече 0,43 процент тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч Татарстанның башка моношәһәрләренә караганда түбәнрәк: Алабугада ул – 1,09, Яшел Үзәндә – 0,79, Түбән Камада – 1,75, Чистайда 0,54 процентка тигез. Россиядә бу күрсәткеч – 0,9, Татарстанда 0,5 процент тәшкил итә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренчә, эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы – Чаллының инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча республика һәм шәһәр җитәкчелегенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе ул. Бүген Чаллыда 1224 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100