news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хайваннар өчен крематорий эшли башлады

«Азира» приюты «Татнефть» компаниясеннән 502 мең сум күләмендә грант алган.

(Чаллы, 14 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда йортсыз хайваннар өчен «Азира» приютында крематорий эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Азира» шәхси приютын оештыручы Илһам Шакиров хәбәр итте.

«Хайваннар өчен крематорий эшли башлады. Без аннан файдаландык та инде. Приютта карт эт үлеп китте. Аны вәхшиләр пулялар белән тишкәләп бетергәннән соң безгә китергәннәр иде. Этне бик озак дәваладык, ул операция дә кичерде, әмма аягына баса алмады. Без аның мәетен яндырдык», - диде ул.

Приют вәкиле искәрткәнчә, Чаллыда яшәүчеләр крематорий белән кызыксынса да, әлегә эш гаризаларны үтәүгә кадәр барып җитмәгән.

«Безнең приютка бернинди юл да юк. Сәнәгать зонасының кеше йөри алмаслык өлешендә приют төзү өчен җир бүлеп бирделәр. Җәен бирегә ничек тә килеп була әле, әмма юл өзеклеге вакытында бу мөмкин хәл түгел», - диде Илһам Шакиров.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы «Азира» приютының «Татнефть» компаниясеннән 502 мең сум күләмендә грант алуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге акчага хайван үләксәсен утильләштерү өчен 100 килограмм сыйдырышлы махсус җайланма сатып алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot