news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары исәпләнгән

Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ел башыннан 813,2 миллион сум тәшкил итә.

(Чаллы, 28 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Чаллыда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы ел башыннан 813,2 миллион сум тәшкил итә. Ярты ел элек кенә бу сумма 760 миллион иде. Торган саен бурычлылар арта.

Гомумән март башына алынган мәгълүматларга караганда Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 5,7 миллиардка җиткән. Чаллыга күрше Түбән Кама халкының коммуналь хезмәтләр өчен 405,4 миллион сум бурычы булса, башкалабыз Казанда бу сан 2,5 миллиард сум дип исәпләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot