news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда халыкара дини конференциядә татар телен саклау мәсьәләсе күтәрелде

“Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев бу татар телендә уза торган бердәнбер халыкара дини конференция, дип әйтте.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсендә татар телендә дини халыкара конференция узды. Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә мондый конференциянең илдә бердәнбер булуын әйтте.

“Без конференцияләрне саф татар телендә алып барабыз. Мондый конференцияләр хәтта ил күләмендә бүтән юк. Телне һәм милләтне саклап калу мәсьәләләре, берсүзсез, беренче урында. Безнең планнарда конференцияне дөнья күләменә чыгару. Тиздән без башка ил вәкилләре һәм эшлеклеләре белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрдә эшли башлаячакбыз. Мәдрәсәләрдә белем бирмиләр дип уйламасыннар! Бу сорауда Чаллы мәдрәсеннән көчлерәк мәдрәсә юк”, - диде ул.

“Ислам диненең социаль процессларны стабильләшүдә уйнаган роле” конференциясендә дин һәм фән, ислам һәм гореф-гадәтләр, тәрбия һәм белем бирү, мөселман теологиясенең актуаль мәсьәләләре, диннең бүгенге көн җәмгыятендәге роле каралган.

“Кешеләр мәдрәсәләр турында Габдулла Тукай язган кебек “Укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә” дигән фикер йөртә. Мәдрәсәләрдә алган гыйлемне белемгә санамау күренеше бар. Конференциядә без моны “Ак мәчет” мәдрәсәсе мисалында күрсәттек. Без Словакия, Иордания, Мисыр галимнәре белән хезмәттәшлек итәбез”, - диде ул.

“Карарларны кабул иттек, конференция буенча китап бастырабыз. Көз җиткәч, бар эшләребез дә әкренләп чынга аша башлар”, - диде ул.

Конференциядә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Болгар Ислам Академиясе, Россия Ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Татарстан фәннәр академиясе, Казан һәм Яр Чаллы югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Имам-хатыйб сүзләренчә, әлеге конференциядә туксаннан артык кеше катнашкан. Алар арасында Мәскәү дәүләт лингвистик университетның фәлсәфә фәннәре кафедрасы мөдире, тарих, философия фәннәре докторы, профессор Айдар Каюмов, галим, язучы, тарих фәннәре докторы, профессор, "Pax Islamica" журналы баш мөхәррире Айдар Хәбетдинов, КФУ философия фәннәре докторы, профессор Айдар Каюмов, танылган тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедра мөдире Алмас Шәйхуллов, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының урта гасыр бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин, татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Марсель Бакиров, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы, филолог Гамирҗан Дәүләтшин һ.б. катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100