news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Халкым чишмәсе" татар милли иҗат фестиваленең сайлап алу туры башлана

Фестивальнең жюри әгъзалары катнашучыларны артистлык осталыгы, үзенчәлек, иҗади номер эчтәлегенең милли традицияләргә туры килүе буенча бәяләчәк.

(Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 17 һәм 18 октябрьдә Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә "Халкым чишмәсе" төбәк яшьләре татар милли иҗат фестиваленең сайлап алу туры башлана.

Конкурста 15-30 яшьлек һәркем үз талантын күрсәтә ала. Фестиваль "Сәнгатьле уку", "Вокал" ("Халык җыры", "Эстрада җыры", "Ансамбль"), «Хореография», «Инструментальная музыка», "Милли костюмнар күрсәтү" һәм "Милли кул эшләре күргәзмәсе" номинацияләре буенча үткәреләчәк.

Фестивальнең жюри  әгъзалары катнашучыларга артистлык осталыгы, үзенчәлек, иҗади номер эчтәлегенең милли традицияләргә туры килүе буенча бәя бирәчәк.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 16 октябрьгә кадәр "Халкым чишмәсе" тамгасы белән mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot