news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрби комиссариат каршында сугышучыларның шәхесләре ачыкланган

Ике кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Чаллыда хәрби комиссариат каршында сугышучыларның шәхесләрен ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 20 июньдә иртәнге сәгать биштә ике төркем егет сугышкан.

«Полиция хезмәткәрләре низагка чик куйган һәм инцидентта катнашучыларны тикшерү өчен полиция бүлегенә китергән», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Конфликтта катнашкан ике кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100