Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы ун егет почтада эшли
Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша ала.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Шәһри Чаллы» газетасы Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы егетләрнең почтада эшләве турында хәбәр итте.
«Шәһри Чаллы» газетасына язылып та, аны укырга тилмерүчеләр күп. Шәһәр Почтамтында почтальоннар җитми дип җавап бирделәр. Шул хәлдән чыгу өчен, монда армия хезмәтен альтернатив юл белән үтүче егетләрне кабул итә башладылар, диелә бу хәбәрдә.
Бүгенге көндә Чаллыда шундый 10 «солдат» эшли. Аларның хезмәт срогы — 1,5 ел. Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша алалар. Хәбәрчебез Зөһрә Вәлитова Чаллыда почтальон егетләрнең ничек эшләүләрен өйрәнә, дип яза «Шәһри Чаллы».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз