news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы ун егет почтада эшли

Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша ала.

Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы ун егет почтада эшли
http://shahrichalli.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Шәһри Чаллы» газетасы Чаллыда хәрби хезмәтне альтернатив ысул белән узучы егетләрнең почтада эшләве турында хәбәр итте.

«Шәһри Чаллы» газетасына язылып та, аны укырга тилмерүчеләр күп. Шәһәр Почтамтында почтальоннар җитми дип җавап бирделәр. Шул хәлдән чыгу өчен, монда армия хезмәтен альтернатив юл белән үтүче егетләрне кабул итә башладылар, диелә бу хәбәрдә.

Бүгенге көндә Чаллыда шундый 10 «солдат» эшли. Аларның хезмәт срогы — 1,5 ел. Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша алалар. Хәбәрчебез Зөһрә Вәлитова Чаллыда почтальон егетләрнең ничек эшләүләрен өйрәнә, дип яза «Шәһри Чаллы».


news_right_1
news_right_2
news_bot