news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен билгеләп үтәчәкләр

Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан һәр елны 15 ноябрьдә бәйрәм ителә.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә тантаналы төстә “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” билгеләп үтеләчәк. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.

Бәйрәмгә хәрби хезмәткә бару яшендәге егетләр, аларның әти-әниләре, хәрбиләр һәм инде хезмәт итеп кайткан егетләр, ветераннар, шулай ук Эчке эшләр идарәсе, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре чакырылган.

Бәйрәм концертында 47 нче һәм 82 нче кадет мәктәпләре укчылары, шулай ук иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Мәгълүм булганча, Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан 1992 елдан башлап һәр елны 15 ноябрьдә билгеләп үтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100