news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрби хезмәткә чакырыласы егетләрнең яртысы армиягә яраксыз

Тагын 1 айдан быел алынучыларның соңгы төркеме озатылачак.

(Яр Чаллы, 8 ноябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Быел Чаллы шәһәрендә 1850 егет хәрби исәпкә куелган. Табиблар исә аларның 872сен армия хезмәтенә яраксыз дип тапкан, диелә “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрендә.

Үзәк һәм Автозавод районнар буенча хәрби комиссар Рәшит Ильясов белдерүенчә, ноябрь башыннан инде ил сагына шәһәрдән 132 егет хәбри хезмәткә озатылган. Быел чакырылучыларның соңгы төркеме 9 декабрьдә китәчәк. Чаллы егетләренең һәр өченчесе Кара диңгез флотында, Йошкар-Оладагы ракета дивизиясендә, Президент полкында һәм РФ оборона министрлыгының 147нче автомобиль базасында хезмәт итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100