news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрәкәт иткән «Лада Приора» автомобиленә ут капкан

Һәлакәт кичә кич Мәскәү проспектында булган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда 30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Лада Приора» автомобиленә ут капкан. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Мәскәү проспектында «Фламинго» сәүдә үзәге каршында булган.

55 нче коткару-янгын сүндерү хезмәткәрләре автомобильнең аккумляторын сүндергән.

Зыян күрүчеләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100