Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда “Хәләл-стартап” бәйгесендә җиңгән хәләл сабын проектына инвесторлар табылмаган
Хәләл сабын проектын гамәлгә ашыру өчен барлыгы 2 миллион сум инвестицияләр кирәк, ди проект авторы.
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). “Хәләл сабын җитештерү проекты әлегә тукталып тора. Инвесторлар табылмады”, - диде Татарстанның Чаллы шәһәрендә күптән түгел үткәрелгән “Хәләл-стартап” бәйгесендә “Күңелгә иң ятышлы проект хуҗасы" номинациясендә җиңүче хәләл сабын чыгару проекты авторы Наил Шәймөхәммәтов. “Хәләл-стартап” бәйгесе Татарстанның Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең “Хәләл-Үзәк” оешмасы тарафыннан оештырылган иде.
“Проект әлегә тукталып тора. Инвесторлар табылмады. Күрәмсең, аракы, тәмәке сату отышлырак. Хәләл сабын проектын гамәлгә ашыру өчен барлыгы 2 миллион сум инвестицияләр кирәк, минем хисаплавыча, 3-4 айда ул үзен аклаячак иде. Сабын җитештерүне мин бары тик безнең рецепт буенча зур заводлар нигезендә ачмакчы идем. Мәскәү, Екатеринбург, Краснодар, Казан заводларында булдым. Инвесторлар табылмады”, - диде Наил Шәймөхәммәтов "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Гади сабында терлек майлары, яисә терлек майлары нигезендә гөлсирин кулланыла, хәләл сабын исә бары тик үсемлек майларыннан җитештерелә. “Киләчәктә без шампунь, кер юу порошогы, кремнар, теш чистарту пастасын җитештерүне гамәлгә куймакчы идек. Шулай ук балалар гигиенасы өчен гель-күбек, спиртсыз дымлы салфеткалар да булыр дип уйлаган идек. Барысы да “эконом” вариантта булырга тиеш иде. Мәсәлән, хәләл сабын күпләп сатып алучылар өчен - 17, ваклап сату бәясе 23-25 сум булыр дип көтелгән иде. Төрек компанияләре сабыннарында бәлки терлек майлары да кулланылмый, әмма бәяләре 25 сум белән генә чикләнми. Кулдан эшләнгән сабыннар да 200 сумнан артыгракка сатыла, югыйсә аларның үз бәяләре 40 сум”, - диде Наил Шәймөхәммәтов.
Наил Шәймөхәммәтов әйтүенчә, ул барлык сәүдә нокталары белән танышып чыккан, маркетинг тикшерүләр өчен беренче партияне дә сатып караган. “Сорау күп. Чечняда, Башкортстаннан, Татарстаннан сораучылар бар. Гади халык бу сабынны көтә. БДБ илләрендә хәләл сабын бренды белән җитештерүчеләр юк”, - дип әйтте әңгәмәдәш.
Наил Шәймөхәммәтов сабын җитештерүне җәй айларында яңадан башлап карамакчы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз