news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Гренада паркын реконструкцияләүнең йомгаклау этабына керештеләр

Паркны реконструкцияләү 2019 елда башланды.

(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда Гренада паркын реконструкцияләүнең йомгаклау этабына керештеләр.

Хәзер паркта душ, бәдрәф һәм кафелар өчен павильон территориясе, балалар мәйданчыгы, этләр йөртү өчен мәйданнар планировкасы бара. Эшләрнең бәясе — 53 млн. сум.

Исегезгә төшерәбез, паркны реконструкцияләү 2019 елда башланды һәм ике этапта алып барылды.

«Бүген бу безнең илнең иң яхшы экстрим паркларының берсе. Мин моны курыкмыйча әйтә алам. Безнең парк, аның экстремаль өлеше илдәге иң яхшы парклардан калышмый. Эшләр дәвам итәчәк», — диде Гренада төзекләндерүнең беренче этабын тәкъдим итү барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев.


news_right_1
news_right_2
news_bot