news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды

Өмә көнендә төп игътибар парк һәм скверларга, шулай ук шәһәр оешмалары һм предприятиеләре территорияләрен чистартуга бирелде

(Чаллы, 17 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе узды. Өмә көнендә төп игътибар парк һәм скверларга, шулай ук шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре территорияләрен чистартуга бирелде.
Өмәдә мэр Илдар Халиков җитәкчелегендә хезмәткәрләр төркеме дә катнашты.
Шәһәрне чистарту көнендә барлык оешмалар өчен чүп-чарларны чыгару һәм көнкүреш калдыкларын кабул итү бушлай оештырылган иде. Бу эштә ПАД, “Челныкоммунхоз”, “Горзеленхоз” предприятиеләре техникалары җәлеп ителде.
Чүп-чарларны җыйганда көнкүреш калдыкларын һәм кипкән яфракларны аерым җыю, чүп түгә торган автотранспортның арбасы капланган булуы шарт итеп куелган иде. Чүпләрне ягу тыелган иде.
Мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре якындагы территорияне тәртипкә китерделәр, коелган яфракларны җыйдылар һәм куаклар утырттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100