news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Gloria» классик музыка фестивале ачылды

Кичә Чаллының Орган залында әлеге мәдәният учагының 5 еллыгына багышланган «Gloria» фестивале ачылды

(Чаллы, 2 март, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Кичә Чаллының Орган залында әлеге мәдәният учагының 5 еллыгына багышланган «Gloria» фестивале ачылды.
Концерт башланыр алдыннан кичәне алып баручы ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламләү хатын укыды. Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: “Әлеге классик музыка фестиваленең күпмилләтле Татарстан җирендә узуы искиткеч күркәм вакыйга. Орган музыкасы залы ачылгач Чаллы классик сәнгать мәркәзләренең берсенә әвереләчәк”.
Концертка яхшы, сыйфатлы музыкага мөкиббән тамашачылар җыелган иде. Фестивальне Мәскәү филармониясенең симфоник оркестры ачып җибәрде. Оркестрга СССРның халык артисты Юрий Симонов дирижерлык итте. Тамашачылар алдында скрипкачы, СССРның халык артисты Виктор Третьяков чыгыш ясады. Концертта Карл Мария Веберның “Оберон” операсына увертюрасы, Бетховен әсәрләре яңгырады.
Шәһәргә Третьяковның килүе – зур вакыйга. Чаллы тамашачылары алдында шулай ук «Loyko» триосы, Тимофей Ткач, Сергей Никитин остаханәләре, альтта уйнаучы Федор Белугин, гитарачы Юрий Нугманов, скрипкачы Анна Вайма һәм башкалар чыгыш ясаячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot