news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ГЭС буасына кергән пошиларны коткаралар

Коткаручылар көймәдә суга кереп, тавыш сигналлары ярдәмендә хайваннарны ярга таба йөзәргә мәҗбүр итә.

Чаллыда ГЭС буасына кергән пошиларны коткаралар
Валентин Кулагин

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Чаллыда Түбән Кама ГЭСының буасына кергән пошиларны коткаралар. Бу хакта вакыйга урыныннан «Татар-информ» корреспонденты хәбәр итте.

Коткару хезмәтенә ГЭС эшчеләре мөрәҗәгать иткән. Алар буа янында Кама елгасы буйлап дүрт поши йөзгәнен күргән.

Вакыйга урынына алтынчы Зона эзләү-коткару отряды килгән. Көймәдәге коткаручылар тавыш сигналлары ярдәмендә хайваннарны буадан ераккарак куалар.

Бер поши төркемнән якынча 500 метрга аерылган. Коткаручылар хайваннарны коры җиргә чыгарга мәҗбүр итәргә тырышалар.

«Хайваннар коры җиргә чыккач, коткаручылар аларны паркка кадәр озата барачак», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot