news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Георгиев тасмасы" акциясе башланды

Быел шәһәрдә 50 меңнән артык Җиңү бәйрәме символы булган тасмаларны таратачаклар.

(Чаллы, 26 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда "Георгиев тасмасы" акциясе башланды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

 Быел шәһәрдә 50 меңнән артык Җиңү бәйрәме символы булган тасмаларны таратачаклар. Шәһәр шушы максатлар өчен аны 16 700 метр сатып алды.

Волонтерлар һәм үзләре теләк белдергән активистлар, студентлар "Георгиев тасмасы"н халык күп йөри торган урыннарда тарата башладылар инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot