news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «ГАЗель» хатын-кызны бәрдереп үтергән – фото

Ир-ат машинасын артка чигендергәндә җәяүлене күрмәгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Чаллының Җәлил проспектында «ГАЗель» йөртүчесе 80 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

36 яшьлек ир-ат машинасын артка чигендергәндә җәяүлене күрмәгән һәм бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз һәлакәт урынында үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot