news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда газ шартлаганда имгәнгән 70 яшьлек ир-атны Республика хастаханәсенә күчерәләр

2004 елгы 17 яшьлек үсмерне Республика балалар клиник хастаханәсенең мультидисциплинар бригадасы карый.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 26 октябрьнең 11 сәгать 40 минутына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда торак йортта көнкүреш газы шартлау сәбәпле имгәнгән 1951 елгы 70 яшьлек ир-атны вертолетта Республика клиник хастаханәсенә китерәчәкләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. 2004 елгы 17 яшьлек үсмерне Республика балалар клиник хастаханәсенең мультидисциплинар бригадасы карый. Табиблар тикшереп, киңәшләшкәч, Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot