news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда гаражда машина ремонтларга калган ике егет газ белән агуланып үлгән

20 һәм 17 яшьлек ике егетне гаражда табып алалар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда төнгә гаражда машина ремонтларга калган егетләр газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кичә 19.30 сәгатьтә Автокалада яшәүче хатын-кыз «Гренада» гараж-төзелеш кооперативында автомобиль салонында 20 яшьлек улы һәм аның 17 яшьлек иптәшен табып ала. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары егетләрнең үлемен раслаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар газ белән агуланган.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, егетләр башта машина ремонтлаган, шуннан соң гаражда кунып калырга булганнар. Алар ишекне эчтән бикләп куйган һәм җылыну өчен двигательне кабызган», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Соңрак дуслары алар белән берничә мәртәбә элемтәгә керергә тырышып караган. Шуннан соң алар элемтәгә чыкмагач,  дуслары әти-әниләренә хәбәр иткән. Әти-әниләре килеп гараж ишеген ачкач, аңсыз хәлдә яткан егетләргә юлыккан. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китсәләр дә, бу вакытта алар инде үлгән булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Хәзер тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100