news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Гаилә көнен билгеләп үтәчәкләр

Автокалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла – бәйрәм Җиңү паркында узачак.

(Казан, 3 июль,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Автокалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла – бәйрәм Җиңү паркында узачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә. 
 
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова белдерүенчә, чарада интерактив зоналар тәкъдим ителә: балалар ярминкәсе, мастер-класслар, ярышлар, гаилә турында фотокүргәзмәләр, уен мәйданчыклары һәм башкалар булачак. Шулай ук концерт программасы күрсәтеләчәк. Гаиләләргә бәйрәм чарасында үзенчәлекле конкурс та әзерләнә, шуңа күрә бер үк төсле киемнән килү тәкъдим ителә.  
 

Бәйрәмдә ун пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк. Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллыда шундый медальләр 53 гаиләгә тапшырылган. Аның белән 25 елдан артык бергә яшәгән, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм гаилә мөнәсәбәтләре ныклыгы белән танылган Россия гражданнары бүләкләнә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100