news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда гаджетлар ясау белән шөгыльләнә башлыйлар

Чаллы ИТ-паркы яңа юнәлеш ача.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллы шәһәрндә гаджетлар ясый башлыйлар. Технопаркның бизнес-инкубаторында төрле гаджетларның прототипларын эшләргә һәм шунда ук алга таба сатуга чыгару өчен аларга тест үткәрергә мөмкин булачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. 
 
Резидентларга куллану өчен эретеп ябыштыру станцияләре, лазер станогы, гравер, киң форматлы плоттер, 3D-принтер һәм сканер кебек җайланмалар тапшырылачак. Бизнес-инкубаторда сайлап алу 17 һәм 18 ноябрьдә булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot