news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда “Форпост” әгъзалары арасында республика интеллектуаль уены узачак

Уенда җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары, яшьләр һәм студент берләшмәләре хезмәткәрләре – 14–22 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар катнаша

(Чаллы, 15 декабрь, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Бүген Чаллының “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге VI республика интеллектуаль уенын үткәрә.
Уенда җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары, яшьләр һәм студент берләшмәләре хезмәткәрләре – 14–22 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар катнашачак. Команда составына 5 кеше керә.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, уенга Татарстан Республикасы шәһәр–районнарыннан 20 дән артык команда, шулай ук Чаллы шәһәренең яшьләр иминлек хезмәтләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларын кисәтү отрядлары чакырылган.
1–3 урыннарны алган командаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot