Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән
Әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә.
(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.
"Бер эшче гомере белән туры килми торган имгәнүләр аркасында хастаханәдә үлгән. Икесе уртача авырлыктагы хәлдә, аларның тормышларына берни дә янамый", - дип хәбәр иттеләр хастаханәдә.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу эш ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе Чаллы шәһәре буенча да карала.
- 9 июль көнне Чаллыда ГЭС бистәсенә Мәләкәскә елгасы күперендә өч эшченең өстенә баган төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз