Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле пенсионерлар: «Сәяси чарадан яхшылык өмет итәбез»
«Иң мөһиме - сугышлар булмасын», — дип тели өлкәннәр.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле Фәридә һәм Хәкимҗан Гайнетдиновлар сайлауга килгән. Алар әлеге сәяси чарадан бары тик яхшылык өмет итүләрен белдерде. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.
«Икебез дә икенче группа инвалид. Шуңа да карамастан, сайлауларны бер дә калдырмыйбыз. Әлеге сәяси чарадан яхшылык кына өмет итәбез. Яшәү рәхәт булсын, дәүләт пенсионерларны ярдәменнән ташламасын. Ай саен пенсияләребезне биреп барсалар, безгә шул җитә. Иң мөһиме - сугышлар булмасын. Аллаһка шөкер, дөньялар матур, тыныч, бар нәрсә дә җитәрлек», — дигән Фәридә белән Хәкимҗан Гайнетдиновлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз