news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда фитнес үзәк бассейнында бала баткан

Фаҗига кичә автошәһәрдә спорт комплексларының берсендә йөзү дәресләре вакытында булган.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда фитнес үзәктә бассейнда 7 яшьлек бала бата язган. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, малай бассейнда инструктор белән йөзгән һәм күпмедер вакыттан соң су төбенә төшеп киткән. Тренер 1,5 минут узгач аны судан алган һәм беренче ярдәм күрсәткән. Аннары малайны хастаханәгә алып киткәннәр», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Хәзер баланың хәле авыр тотрыклы дип белдерәләр.

Бу факт буенча «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot