Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда фатирларына ярканат кергән әни белән балага коткаручылар ярдәм иткән
Әлеге хәл Чаллының 36/4 нче йортында булган.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Яр Чаллыда фатирларына ярканат очып кергән әни кеше белән балага коткаручылар ярдәме кирәк булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“36/4 йортның фатирына ярканат очып керү турында хәбәр кичә, 17:30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына килде”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Әлеге гадәти булмаган хәл вакытында фатирда 32 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек улы булган. Коткаручылар ярканатны тотып, урамга чыгарып җибәргән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз