news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Фәүзия Бәйрәмованы милләтара низаг кузгатуда гаепле дип тапканнар

Җәмәгать эшлеклесе сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы суды җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы милләтара низаг кузгатуда гаепле дип табып (РФ Җинаять кодексының 282 нче маддәсе, 1 нче өлеше) , аңа карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта автошәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Судта ачыкланганча, 2014 елның февраль аенда Бәйрәмова үзенең фатирында ноутбук ярдәмендә интернетта «Звери и жертвы», «Заявление Милли Меджлиса татарского народа по ситуации на Украине и в Крыму» дигән ике текст урнаштырган. 

Экспертлар бәяләгәнчә, ул материалларда милләтара (динара) низаг кузгатуга юнәлдерелгән мәгълүматлар бар.  

Суд утырышында Бәйрәмова үз гаебен танымаган. Аны бер еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. 

Хөкем карары әле үз көченә кермәгән. Хөкем ителүче тиешле срокта карарга карата шикаять белдерергә хокуклы.  

news_right_1
news_right_2
news_bot