news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эт өерләре күбәйгән

Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар.

(Чаллы, 5 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда сукбай этләр күбәеп киткән. Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар, дип яза җирле басма.

Яз көне ризык эзләп этләр шәһәргә киләләр. Гадәттә сукбай этләр бик усал булалар. Шушы көннәрдә автокаланың Зяб бистәсендә дә 7 хайваннан торган этләр төркеме халыкны куркуга салды. Алар беркөнне иртән шәһәрнең «Светлячок» исемле балалар бакчасына кергәннәр, әле ата-аналар балаларны алып килмәгән булганнар. Тәрбияче этләрне куарга тотынган, хайваннар явызланып аңа ташланганнар һәм курткасын өзгәләп бетергәннәр. 

Бу хакта тиз арада Чаллының Комсомол районы администрациясенә хәбәр бирәләр. Алар кушуы буенча сукбай хайваннарны тоту буенча махсус  "Горкоммунхоз" оешмасы килеп этләрне аулаган.

Чаллы халкы шундый эт өерләренең шәһәрнең БСИ бистәсендә һәм сәнәгать зонасында да йөрүләре хакында хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot