news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эшсезләр саны кимегән

1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 829 эшсез теркәлгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда мәшгульлек үзәге барлыкка килгәннән бирле эшсезләр саны рекордлы түбән дәрәҗәдә булуы теркәлгән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьдә шәһәрдә 829 эшсез теркәлгән, эшсезлек күрсәткече 0,29 процент тәшкил итә.

  • Сентябрьдә республиканың Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланы кебек дүрт моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән. Шул ук вакытта Алабуга, Түбән Кама һәм Чистайда эшсезләр саны арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot