news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эшсез калучылар үз эшләрен ачу өчен акча алачак

Проектлары расланган авторларга республика бюджетыннан 117 мең 600 сум акча биреләчәк.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда эшсез калучы кешеләр тәкъдим иткән 19 бизнес-план республика бюджетыннан финанс ярдәм алачак, дип яза “Челнинские известия”.

Мәшгульлек үзәгендә Эксперт советы утырышы узды. Анда 24 проектны карадылар, алар арасында балалар бәйрәмнәрен оештыру, кузов ремонтлау һәм автомобильләр буяу, косметик хезмәт, сайтлар эшләү һәм башкалар каралды.

Проектлары расланган авторларга Татарстан бюджетыннан 117 мең 600 сум акча бүлеп биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot