news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эш эзләүчеләр кими

“КАМАЗ” заводларында 2 меңнән артык буш эш урыны бар

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белдерүенчә, автокалада эш эзләүчеләр саны кими. Узган атнада үзәктә 960 кеше исәптә торса, бу атнада ул 865кә төшкән.

Бүген мәшгульлек үзәге 33395 вакансия буенча эш тәкъдим итә. “КАМАЗ” заводларында исә 2312 буш эш урыны бар, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot