news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Эш аты" Төбәкара театраль белем бирү форумы башлана

Форумда катнашучыларны Татарстан һәм Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре, педагоглары укытачак.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). 12 майда Чаллы шәһәрендә «Эш аты» III Төбәкара театраль белем бирү форумы башлана. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум 12-17 май көннәрендә Чаллы дәүләт курчак театрында узачак. Ул театр коллективларында иҗади һәм җитәкчелек составының профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән тулы канлы, мөстәкыйль чара буларак оештырыла.

Форумда Россиянең 20 әйдәп баручы театр коллективыннан 100дән артык вәкил катнашачак. Алар арасында - директорлар, режиссерлар, театрның әдәби-драматургия бүлеге мөдирләре, матбугат хезмәте җитәкчеләре, pr-менеджерлар, артистлар, рәссам-куючылар, яктыртучылар, ут буенча рәссамнар, администраторлар бар. Алар өчен осталык дәресләре, семинар-практикумнар, тренинглар һ.б. оештырыла.

Укытучылар составына Татарстан Республикасы һәм Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре, педагоглары кергән. Алар арасында Ирина Автушенко (ГИТИСның сәхнә сөйләме кафедрасы доценты); Елизавета Абрамова Елизавета Ариевна (Чуваш дәүләт курчак театры директоры; Динә Дәүләтшина (Уфадан театр тәнкыйтьчесе) бар.

Биредә шулай ук Нияз Игъламов (Камал театрының әдәби-драматургия бүлеге мөдире; Виктор Платонов (Мәскәүнең балалар өчен күләгәләр театрының баш рәссамы; Лилия Шахова (Мордовия дәүләт курчак театрының режиссер-педагогы; Виктор Шрайман Виктор Львович (Россия һәм Израильнең театр режиссеры, Бөтенроссия курчак театрлары режиссерлары лабораториясе җитәкчесе) дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100