news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
“Энергетиканы саклауга тотыла торган һәр сум – ул базарны һәм предприятиене саклауга акча салу”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков
Скопировать ссылку
(Чаллы, 4 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” семинар-киңәшмә узды.
Шулай ук семинарда ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һ.б. катнашты.
Моннан тыш, залда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре, машина төзелеше пердприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, кече бизнес вәкилләре, шулай ук предприятиеләрнең баш инженерлары һәм икътисадчылары бар иде. Алар энергетиканы саклау һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эш алып барачак.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Чаллы бу киңәшмәне үткәрү урыны буларак очраклы сайланмаган. “Биредә республиканың эре предприятиесе “КАМАЗ” ААҖ урнашкан. Ул соңгы елларда энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча күп эш башкары. Һәр предприятиенең үз тәҗрибәсе бар һәм без тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәбез. Бүгенге көндә бу Россия һәм Ауропа компанияләре белән нәтиҗәле көндәшлек формалаштыру шартларында актуаль булып тора. Безнең республика һәрвакыт энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча актив эш алып барды, әмма Россия белән Татарстанның кайбер позицияләр буенча башка илләр балән чагыштырганда чыгымлырак эш итүенм танымыйча булмый. “Энергетиканы саклауга тотыла торган һәр сум – ул базар һәм предприятиене, компаниянең потенциаль үсешен саклауга акча салу”.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “2010 елның 5 аенда сәнәгать предприятиеләренең эше һәм “Энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” доклад белән чыгыш ясады. “Татарстан Республикасында 2010 елның гыйнвар–май айларында сәнәгать производствосы күләме 400 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы – 108 процент”, - диде Равил Зарипов.
Шулай ук семинар-киңәшмәдә“КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры урынбасары – техник директоры Исламгәрәй Шиһапов “КАМАЗ” ААҖнең Федераль законны гамәлгә ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Энергетиканы саклау программасы киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. “КАМАЗ”да Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү системасын керткәч, 2009 елда 740 млн. сум акча экономияләнгән, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
“КАМАЗ” ААҖ производствода энергетиканы саклау технологияләрен кертүгә зур игътибар бирә. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “КАМАЗ” автомобиль заводы белгечләренең эш нәтиҗәләре белән танышты, “КАМАЗэнергоремонт” производствосында булды, “КАМАЗ-Дизель” ААҖ компрессор станциясен карады, төп җыю конвейерында һәм кабиналар җыю конвейерында булды.
Шулай ук “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Марат Миңнебаев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР энергетиканы саклау үзәге директоры Евгений Мартынов, ТР Тарифлар комитеты рәисе Марина Фәйрушина һәм “Вакууммаш” ААҖнең генераль директоры Евгений Капустин да доклад белән чыгыш ясады.
Семинар тәмамланганда хәзерге вакытта республикада 2011 елгы торак-коммуналь хуҗалык тарифларын формалаштыру эшләре бара, дип белдерде Илдар Халиков. Бу мәсьәләне хәзердән үк хәл итәргә кирәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot