news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда елның 5 меңенче сабые туган

Кызга Адель исеме кушылган.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). 5 сентябрьдә Чаллыда 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә елның 5 меңенче сабые дөньяга килгән. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәрчесенә шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова җиткергән.

Гөлшат һәм Илгиз Мингалиевлар гаиләсендә дөньяга килгән кызга Адель исеме кушканнар. Адель (фр. Adèle, Adele) – французлардан кергән хатын-кыз исеме, диелә ЗАГСның социаль челтәрдәге битендә. 

Узган ел Чаллыда 5 меңенче бала булып 30 июльдә ир бала дөньяга килгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot