Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда, электр плитәсенә ут кабып, янгын чыккан
Янгын ГЭС бистәсендә тугыз катлы йортта чыккан.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда электр плитәсенә ут кабып, янгын чыккан, гаилә парына зыян килгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүен төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ГЭС бистәсендәге 8нче йорттагы фатирларның берсендә янгын чыгу хәбәре алынган. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек хатынны, тәненең 80 проценты, 40 яшьлек ир-атны тәненең 20 проценты пешеп, Чаллы БСМП реанимациясе бүлегенә озатканнар.

Күршеләре әлеге гаилә парының йортта 2012 елдан яшәүләрен, тәртипле, тыныч, спиртлы эчемлекләр кулланмый торган кешеләр булуын әйткән.

Янгын турында ярдәм сорап кычкырган тавышка күршеләре чыкканда, фатир хуҗалары подъезда булган, ә фатирлары дөрләп янган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ике квадрат метрда чыккан янгын сәбәпчесе булып, электр җайланмасын дөрес кулланмау тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз