Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны кулга алдылар
Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Суд Чаллы кешесен кулга алды. Ул элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерү ир-атны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итте. Чаллы прокуратурасы вәкиле Диләрә Хафизова үтенечне хуплады.
Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.
Җинаять кичә көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектында булган. Ир-ат танышыннан эт алып торган һәм балта тотып элеккеге хатынының сөйгәне янына киткән.
Ул этне егеткә өстергән, эт куып тоткач, корбанын балта белән чабып үтергән. Әлеге җинаять мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз