news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Ел тәрбиячесе – 2017” бәйгесе җиңүчесен ачыкладылар

“Ел тәрбиячесе-2017” исеменә 95нче “Балкыш” балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Киршина лаек дип табылды.

(Чаллы, 3 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Альбина Зарипова). Чаллының Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Ел тәрбиячесе – 2017” бәйгесенә йомгак ясадылар, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

Аның максаты – балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру. Бәйгедә барлыгы 146 тәрбияче катнашты. Әмма аларның 9 гына финалга чыкты.

Бәйге өч этаптан торды. Беренче турда тәрбиячеләр үзләре турында мәгълүмат, портфолиоларын һәм “Тәрбияче: һөнәрме әллә сәләт” темасына багышланган эссе җибәрделәр. Аның буенча 17 тәрбияче икенче этапка сайланып алынды. Алдагы турда катнашучылар башка бакчаларда тәрбияләнүче балалар коллективы белән эшләп, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең финалы 2 февраль көнне Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үтте. Анда тәрбиячеләр мастер-класс күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр.

Тәрбиячеләрнең эшен мәртәбәле жюри әгъзалары тикшереп барды. Алар составында Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова, педагогия фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогия универститетының педагогия һәм психология кафедрасының доценты Татьяна Гарнышева, Педагогия көллиятенең педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Әлфия Разова, Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының баш белгече Лариса Козина, “Машенька” балалар бакчасының җитәкчесе Елена Шакирова, “Машенька” балалар бакчасының ата-аналар комитеты рәисе Әлфия Усманова бар иде.

Финалның беренче өлешендә – мастер-классларда конкурсантлар авторлык программаларының эчтәлеген ачып биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүнең һәм үстерүнең конкрет методик алымнарын күрсәттеләр. Соңыннан билгеләнгән темага чыгыш ясап, сорауларга да җавап бирделәр.

Нәтиҗәдә, “Ел тәрбиячесе-2017” исеменә 95нче “Балкыш” балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Киршина лаек дип табылды. 17 нче “Лесная сказка” балалар бакчасы тәрбиячесе Алевтина Шамшурина – II дәрәҗә, 94нче “Лилия” балалар бакчасының тәрбиячесе Рәзинә Хасанова III дәрәҗә дипломнарына ия булдылар.

Җиңүчеләргә – 50, 45, 40 мең сум, номинантларга 15әр мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Моннан тыш Чаллы шәһәре мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының баш белгече Лариса Козина оешманың рәисе Флорит Хәлиуллин исеменнән Ирина Киршинага теплоходта өч көнлек туристик сәяхәткә сертификат тапшырды. Бәйгенең калган катнашучылары да бүләксез калмады. Алар шәһәр кибетенә сертификат белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100