news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда экс-полицейскиның ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр

Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын янгын сүндерү баскычы ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

(Яр Чаллы, 2 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда элеккеге полиция хезмәткәренең ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр. Алдагы алты елын ир-ат каты режимдагы колониядә уздырачак.

  • 22 февральдә Чаллының 7нче йортының бер подъездында яшәүче, күрше фатирның ишегендә гранатага охшаган предмет эленеп торуын күргән. Урынга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы саперлары һәм шәһәрнең башка хезмәтләре килгән. Йорттан 40 кешене эвакуацияләгәннәр. Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын тәрәзә аркылы янгын сүндерү баскычы белән чыгарганнар.

Саперлар ишеккә эленгән җайланманы алып, аны ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә экспертизага җибәргәннәр. Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелеп, ЗЯБ бистәендә яшәүче 29 яшьлек ир кулга алына. Тикшерү версиясе буенча, ир шул рәвешле бурыч турында кисәткән. Җинаять эшендә 190 мең сум акча телгә алына. Ир бу акчаны банк операцияләрендә куллану өчен хатынга тапшырган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot